news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Арчада мәктәпне тәмамлаучы кызлар һәм егетләр өчен зур бәйрәм оештырылды
Район стадионында узган чара быел икенче тапкыр оештырылды
Скопировать ссылку
(Арча, 29 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Менә икенче ел рәттән Арча стадионында мәктәпне тәмамлаучы егетләр һәм кызлар өчен зур бәйрәм оештырылды, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.
Быелгы чара район хакимияте бинасы каршындагы паркта башланып китте. Узган ел биредә район тарихында беренче тапкыр Арча “Йолдызлар аллеясы” ачылган иде. Андагы ике “йолдыз” янында быел яңадан ике “йолдыз” балкыды. 11 ел буе тырышып укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан Арчаның өченче мәктәбеннән Айгөл Фазылҗанова белән Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Динә Шәкүрованың исемнәре алтын хәрефләр белән мәрмәр плитәгә язылып куелды.
Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Елена Попова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе, “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Рина Бәдриева, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов катнашты.
Быел 11 сыйныфны тәмамлаган 563 егет һәм кызның 34е алтын, 24е көмеш медальгә лаек булды. Алар район башлыгының Рәхмәт хатлары, аттестат һәм медальләр белән бүләкләнде. Аларны укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot