news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада бер баланы укыту - 40, балалар бакчасында тәрбияләү 30 мең сумга төшә

Район бюджетының 59,5 проценты (380 миллион сум) мәгарифкә китә

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Назиров Арча шәһәренең 5нче номерлы гимназиясендә булды. Ул укытучылар коллективы белән очрашты, уку-укыту шартлары белән танышты, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.
Арча шәһәрендәге әлеге уку йорты мәгариф өлкәсендә мәгълүмат-компьютер технологияләрен сынау һәм кертү буенча республика проектында катнаша. Коллектив укучыларга белем бирү һәм тәрбияләүдә, ялларын оештыруда мәгълүмат технологияләрен киң куллана. Шушы проект кысаларында 15 уку кабинетын тулысынча компьютер техникасы белән җиһазлый алганнар. Укытучының эш урыны югары тизлектә Интернетка чыга алу мөмкинлеге булган ноутбук, проектор, экран белән җиһазланган. Һәр укучыга аерым эшләү мөмкинлеге бар. Гимназиянең үз сайты булдырылып, ул даими яңартылып барыла. Әлеге проектның төп максаты - укытуның сыйфатын күтәрү. 2009-2010 уку елында 4-11 сыйныф укучылары Бөтенроссия предмет олимпиадасының муниципаль этабында - 36, ә 2010-2011 уку елында 42 призлы урын алганнар.
Гимназия укучылары төрле дәрәҗәдәге иҗади конкурсларда актив катнаша. Узган елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Әнвәр Ильясов Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты оештырган Бөтенроссия укучылар олимпиадасында призлы урын алып, шушы уку йортына кабул ителгән.
Гимназиянең статусы гуманитар циклдагы предметларны тирәнтен өйрәнүне күздә тота. 2004 елдан 5-9 сыйныфларда инглиз теле тирәнтен программа буенча укытыла, чит илләрдәге укыту-методика комплекслары киң кулланыла. Гимназия укытучылары әлеге проектка республикада беренчеләрдән булып кушылган. Укучылар тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә инглиз телен өйрәнүдә зур уңышларга ирешә. Инглиз теле буенча халыкара чемпионатта, уен-конкурста, республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясыйлар, район конкурсында җиңүчеләр булдылар, муниципаль һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар алдылар.
- Мәктәбегез әйбәт, укытучылар коллективы бердәм, җитәкчегез тәҗрибәле, үз эшен белә торган, - диде район башлыгы. - Ирешкән уңышларыгыз куандыра, әмма бу әле чик түгел, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешерлек мөмкинлекләрегез бар.
Алмас Әминович мәгариф белән сәламәтлек саклау өлкәләренең иң өстенлекле булуын әйтеп үтте. Район бюджетының 59,5 проценты (380 миллион сум) мәгарифкә китә. Бер баланы укыту - 40, балалар бакчасында бер баланы тоту 30 мең сумга төшә. Дәүләт балаларга яхшы сыйфатлы тирәнтен белем бирү мәсьәләсен бик нык контрольдә тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100