news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча интернатында яшәүче телсез-чукрак хатын–кызны поезд бәрдергән

Бәхетсезлегенә, ул поезд кычкыртканны ишетмәгән

 (Казан, 7 июль, “Татар-информ”). 5 июльдә Яңа Чүриле психоневрологик интернатында яшәүче 1971 елда туган хатын–кызны поезд бәрдереп киткән. Әлеге хатын–кызның Саба районы Өчиле авылы яныннан җиләк җыеп кайтышы булган. Поезд юлын аркылып чыкканда, сул яктан килүче электричканы күрсә дә, уң яктан Нократ Аланы ягыннан килгән товар поездын искәрми кала ул. Телсез–чукрак 1 нче төркем инвалид булганга, поездның кычкыртуын да ишетмәгән.

Тумышы белән Әлмәт ягыннан булган ятимәне Яңа Чүриледә җирләячәкләр, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100