news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районының Шушмабаш авылында соңгы кыңгырау икенче төрле булды

Арча районының Шушмабаш мәктәбендә соңгы кыңгырау икенче төрле була. Бу турыда мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова әйтте.

Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәптән чыгып, туп-туры мәдәният йортына юнәлде. Юлның ике ягында мәктәп укучылары шарлар тотып басып торды. 9 һәм 11 сыйныф укучылары «тере коридор» аша атлады. Бу тамашаны карарга бөтен авыл халкы чыккан иде. Клубта тантана дәвам итте.

11 сыйныфны 14 егет һәм кыз тәмамлый. Аларга берсеннән берсе матур теләкләр юлладылар. Бу турыда «Арча-информ» хәбәр итә.

Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова, «Северный» хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Мөхлисов, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Фәйзрахманова, әти-әниләр, ветеран педагоглар, авыл халкы, шулай ук район вәкиле - контроль-исәп палатасы рәисе Надия Сафиуллина да килгән иде. Ул егетләргә һәм кызларга район башлыгы исеменнән һәм үз исеменнән уңышлар теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100