news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында иганәче ярдәме белән ике спорт мәйданчыгы ачылды

Арча районында иганәче ярдәме белән ике спорт мәйданчыгы ачылды
"Арча-информ"

Арчада Балаларны тернәкләндерү үзәгендә бакчада спорт мәйданчыгы ачылды. Шулай ук Чиканас авылында да спорт мәйданчыгы ачылды. Тернәкләндерү үзәгенә район башлыгы Илшат Нуриев килде. 

Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар үзләренә шундый уңайлы спорт мәйданчыгы булуына куанып, бии-бии чыгыш ясады. Саф һавадагы спорт мәйданчыгын бина эчендәге спорт залы белән чагыштырып булмый. Монда иркен, рәхәт. Кайсы спорт төре белән шөгыльләнсәң дә мөмкинлекләр бар. 

Балалар өчен мәйданчыкны ясауда Яңа Иябаш егете Илшат Газизов ярдәм итте. Чиканас авылына спорт мәйданчыгы ачу тантанасына Илшатның әнисе Зөлфирә ханым белән әтисе Мансур Газизов та килгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100