Апрель урталарында “Пенза-Казан” автобус маршруты ачыла
Автобус юлда 8 сәгатькә якын булачак
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Апрель урталарында “Пенза-Казан” яңа автобус маршрутын ачу ниятләнә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Маршрут Сызрань һәм Ульяновски шәһәрләре аша узачак. Автобусның юлда булу вакыты 8 сәгатькә якын. Казанның “Үзәк” автовокзалы хәбәрләренә караганда, Пенза автотранспорт предприятиесе белән Казанның 1 нче ПАТП сы пассажирлар ташуны тигез башлангычларда алып барачак.