news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста өлкән буын цифрлы дөнья буенча белемнәрен ныгыта

Апаста өлкән буын цифрлы дөнья буенча белемнәрен ныгыта

Апас районының ЗАГС бүлеге, Пенсия фонды, Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе һәм Ветераннар советы өлкәннәр өчен компьютер нигезләрен өйрәнү буенча дәрес үткәрде.

Әлеге чара 2022 ел - Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан узды. Өлкәннәр түгәрәк өстәл артына утырып замана технологияләрен төшенде. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.

Өлкәннәр күп кенә мәгълүмат алды, финанс карарларын кабул итәргә өйрәнде. Электрон түләүләр, табибка, пенсия фондына һәм башка хезмәтләргә чиратка басу хакында кызыксынды.

Чарага төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан район кешеләре җыелды.

Аларның кайберләре компьютер дөньясында – яхшы ук «йөзүчеләр». Әмма дәрестә күңелсезләнеп утыручылар юк иде. Чөнки күпләр яңалыклар ишетте, гаджетларны өйрәнде.

«Гаджетларның тиз аралашу чарасы буларак та роле бик зур.Теләсә кайсы вакытта, җирнең теләсә кайсы почмагындагы кеше белән дә тиз арада элемтәгә кереп була. Чират тормый гына түләп, файдалы мәгълүматны алып була», - ди өлкәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100