Апасныкылар – беренче
Районның Каратун бистәсендәге нефть продуктлары белән тәэмин итү оешмасы базасында янгын куркынычсызлыгы буенча уку-өйрәнү бәйгесе узды
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Апас муниципаль районының Каратун бистәсендәге нефть продуктлары белән тәэмин итү оешмасы базасында республикакүләм янгын куркынычсызлыгы буенча уку-өйрәнү бәйгесе узды, дип хәбәр итә “Йолдыз” газетасы.
Бәйгедә “Татнефтепродукт” филиаллары булган Әгерҗе, Шәймордан, Мамадыш, Буа, Татавтогаз, Алабуга һәм Каратун оешмаларыннан ирекле янгын сүндерү дружиналары көч сынашты. Янгын куркынычы югары булган объектларда әлеге дружиналар һәрвакыт тулы әзерлектә булырга тиеш һәм аларның әзерлекләре 8 нче тапкыр узучы республикакүләм бәйгедә сыналды.
Бәйге 4 этаптан торды. Дружиначылар тизлеккә янгын сүндерү киемнәрен кию, су, махсус күбек, янгын сүндерү балоннары ярдәмендә янгын чыганакларын тиз арада юк итү буенча ярышты. Бик кискен барган көрәштә иң өлгерләр, иң җитезләр булып Фәрит Сафин җитәкчелегендәге Каратун командасы танылды. 2 нче урында – Мамадыш, 3 нче урында Буа командалары.
Уку-өйрәнүләрнең икенче өлешендә җиңүче Каратун дружиначылары чынбарлыкка якын шартларда янгын сүндерү осталыкларын күрсәтте. Җитәкчеләр мондый бәйгеләр, уку-өйрәнүләр үткәрүнең мөһимлеген искәртте.