Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апасның Иске Әнәле авылыннан Сәкинә әби Сәләхетдинова 90 яшьлеген каршы алды
Сәкинә әби бүгенге көндә Кайбыч районы картлар йортында тәрбияләнә.
(Казан,3 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Иске Әнәле авылыннан Сәкинә әби Сәләхетдинова 90 яшьлеген каршы алган. Бу хакта җирле басма яза.
Сәкинә әби бүгенге көндә Кайбыч районы картлар йортында тәрбияләнә.
"Биредә бик әйбәт, җылы, чиста, тәмле ашаталар. Рәхмәт барысына да", - ди ул.
Район башлыгы Марат Нуриев, Апас җирлеге вәкиле Андрей Клементьев юбилярны кайнар котлап Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды. Картлар йорты җитәкчесе Фәнис Гыйниятуллин кунакларны каршы алып яшәү шартлары белән таныштырды. Сәкинә әби олы рәхмәтләрен җиткереп, туган авылы халкына сәламнәрен җибәреп, озатып калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз