Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас якташлык җәмгыяте Лисичанскига гуманитар ярдәм җибәрде
Казандагы «Апас» якташлык җәмгыяте Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм озатты. Иллегә якын тартмада – кием-салым, бозылмый торган ризыклар бар иде.
Хәйрия чарасы турында якташлар төркеменә алдан хәбәр бирелде. Нәтиҗәдә, апаслыларның күбесе бу чараны хуплады. Бу хакта журналист Руфия Рәхмәтуллина хәбәр итә.
«Бик күп дуслар, туганнар ярдәм итте. Барысына да зур рәхмәт, – диде РФ Дәүләт Думасы Депутаты, «Апас» якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев. Берничә ел Четаев урамы, 50 нче йорт адресы буенча ярдәм үзәге эшли. Анда мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә, авыр хәлдә калган кешеләр дә килә. Инде якын-тирә йортларны яшәүчеләр бу үзәкне әйбәт белә: яхшы сакланган кием-салымны чүплеккә ташлаганчы, ярдәм үзәгенә илтеп бирсәң, кемгәдер ярдәм күрсәтү була».
«Апас» якташлык җәмгыяте алга таба да Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм күрсәтергә уйлый. «Мондый хәйрия чарасына кушылырга теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итсен иде», - ди җәмгыять әгъзалары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз