Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районының “Ибраһимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖндә чөгендердән мул уңыш үстерделәр
Чөгендер үстерүчеләр гектарыннан 175 центнер татлы тамыр җыеп алды. ТР буенча уртача күрсәткеч гектарыннан 135 центнер тәшкил итә
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Апас районының “Ибраһимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖндә чөгендердән мул уңыш үстерделәр. Чөгендер үстерүчеләр гектарыннан 175 центнер татлы тамыр җыеп алды. ТР буенча уртача күрсәткеч гектарыннан 135 центнер тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Гобәйдуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә әлеге хуҗалыкта шикәр чөгендере тулысынча җыеп алынган. Шикәр заводларына 2225 тонна татлы тамыр озатылган, бу узган елгы тулай җыемның 60 процентын тәшкил итә. Г.Гобәйдуллин фикеренчә, “Ибраһимов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖ районда җитештерелгән продукция күләме буенча иң яхшы хуҗалыклардан санала.
Бу хуҗалык аграрийларының сере гади: алар барлык агротехника алымнарын да тиешле таләпләр нигезендә һәм оптималь срокларда үткәрә. Мисал өчен, алар шикәр чөгендерен бары тик чиста пар җирләренә генә чәчә. Хәзерге вакытта хуҗалыкта туфрак эшкәртү һәм известьлау эшләре алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз