Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районы авылларында сабан туена бүләк җыйдылар
Авыл җирлекләрендә милли йолалар дәвам итә.
(Апас, 17 май, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районы авылларында Сабантуй якынлашкан көннәрдә йорттан-йортка кереп, бүләк җыялар.
Сабантуйга яулык җыю күренеше Олы Болгаер җирлегендә дә узды. Олы Болгаер авылында бизәлгән атлар урам әйләнде, гармун моңнары таралды. Бүләк бирүчеләр изге теләкләрен юллады, кушылып биючеләр дә булды.
«Шулай күңелле һәм бердәм яшибез. Милли йолаларны сакларга тырышабыз», — ди Олы Болгаер клубы мөдире Рания Вәлиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз