news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгына балалар мәйданчыгына сертификат тапшырылды

ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстанда санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясады. «Шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл статуслы муниципаль районнар» категориясендә Апас районы 1нче урынны алды.

Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның шәһәр округлары һәм муниципаль районнары арасында санитар-экологик ике айлык җиңүчеләренә сертификатлар тапшырды. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.

Диплом һәм балалар мәйданчыгына сертификатны район башлыгы Айрат Җиһаншинга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100