news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Әҗем авылы клубында «Серле сандык» дип исемләнгән әдәби кичә булды

Апас районы Әҗем авылы клубында «Серле сандык» дип исемләнгән әдәби кичә булды
"Апас-информ"

Апас районы Әҗем авылы клубында «Серле сандык» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәгә апалар үзләре белән өйдәге сандыкларында сакланган иң кадерле ядкарьләрен алып килде.

Нурания Зәйнуллина алып килгән тарихи ядкарьләр аеруча кызыксыну уятты. Дәү әнисеннән калган «серле сандык»та ниләр генә юк иде. Бәрхет-тукымадан тегелгән, энҗе-мәрҗәннәр белән чигелгән калфак та, чын күннән тегелгән читек тә, чулпы-беләзекләр дә – барысы да Нурания өчен бик кадерлеләр. Ул аларның һәрберсе турында сөйләде, «күңел сандыгы»нда булган хатирәләре белән дә уртаклашты.

«Әбиләребез сандыгында ятучы хәзинәләребез – милләтебез төсе, иң зур хәзинәбез бит. Без аларны күз карасы кебек сакларга тиеш», - дип кичә мизгелләре белән уртаклашты клуб мөдире Гөлнар Сәгытдинова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100