
Апаска читтә яшәүче якташлар – Мәскәү шәһәре Төзелеш буенча департамент җитәкчесе Рафикъ Заһретдинов һәм эшмәкәр Рафаэль Зәйнетдинов кайтты. Аларны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды һәм озатып йөрде.
Якташлар Апас урамнары, район туган якны өйрәнү музее белән танышты. Батырлар Мемориал комплексында булып хатирәләр яңартты. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.
Рафикъ Заһретдиновның тамырлары Олы Бакырчы авылына барып тоташа. Әнисе Дания апа да туган якларга кайтып, хезмәт елларын искә алды.