news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Анталиядә Сабан туе булды

Анталиядә Сабан туе булды
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Анталия шәһәренең Коньяалта районы мэриясе каршындагы Чит ил кешеләре советы рәисе, «Хатын-кыз лидерлары» платформасы рәисе Зера Варельджи Анталия шәһәрендә узган Сабантуй бәйрәменнән соң калган тәэсирләре белән уртаклашты. Зера Варельджи бәйрәмнең инициаторы, авторы һәм гамәлгә куючысы да булып тора. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

«Татар халкының милли бәйрәме булган Сабан туе Урта диңгез ярында 8 һәм 9 август көннәрендә узды.

Бәйрәмне оештыруда шулай ук Анталия шәһәре мэриясенең Муратпаша районы «Ansan» сәнгать ассоциациясе, «Türk Očagı» оешмасы, шулай ук Кырым һәм Казан татарлары диаспоралары катнашты. Шулай ук уйгыр, төрек, үзбәк диаспоралары ярдәм күрсәтте.

Беренче көнне, 8 августта, Төркия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ташкенттан килгән артистлар чыгыш ясады. Сәхнәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Дусмәтова, халыкара конкурслар лауреаты Зөлфия Хәлилова, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов җитәкчелегендәге «Тальян» татар җыры театры солисткалары, Казанда узган Бөтенроссия конкурсы лауреаты Зера Варельджи һәм Наилә Насыбуллина, хор педагогы Аделия Джаппарова, композитор-башкаручы Байнури Казанджи (төрек, нәселе Казаннан) Гөлүзә Белозерова, «ЗерНай» хор ансамбле, Гөлназ Җиһангирова, Айхан Дирол, Андриана, Асия Зәбирова-Шәйхуллина чыгыш ясады. Уеннар, биюләр, сый-нигъмәтләр булды.

Икенче көнне, 9 августта, «Дуслар очрашуы» дип исемләнгән концерт-әңгәмә оештырылды. Тамашачыларга Россия үзәгендә булган төрки халык – татарлар, Татарстан Республикасы, аның мәдәнияте һәм көнкүреше турында сөйләделәр, татар курайларында башкарылган халык көйләре яңгырады.

Ике көн эчендә бәйрәмдә берничә йөз кунак катнашты. Бәйрәм Төркиянең бөтен территориясендә шаккатыргыч вакыйга булды! Аның турында Төркиянең үзәк телевидениесендә репортаж күрсәттеләр, күп санлы төрек газеталарында мәкаләләр һәм язмалар чыкты. Әлеге оешмаларның рәсми вәкилләре татар Сабан туен тагын да киңрәк дәрәҗәдә үткәрүдә ярдәм итәргә, аны ел саен үткәрергә теләк белдерде», дип яза Зера Варельджи .

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100