news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталия белән Казан арасында авиарейслар саны арта

Анталияга Казаннан очышлар саны артачак. Azur Air авиакомпаниясе чартер программасын октябрь азагына кадәр билгеле даталар буенча башкарачак – төрек курортына уртача атнага 3 очыш планлаштырылган. Маршрутларда 238 урынлык Boeing 757 лайнеры эшләячәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 27 июньнән Казаннан Дубайга өстәмә авиарейслар булдырылачак. Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100