news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы – профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды

26 июньдә Төркия башкаласы Әнкарада профессор Сәгадәт Чагатайның (1907-1989) тууына 115 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы уздырылды. Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны «Гаяз-Таһир-Төркистан – Идел-Урал» вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.

Роза ханым тарихчы, язучы, тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор Сәгадәт Чагатайның тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштырды. Галимәнең бай мирасы аңлатканда, йөзләгән мәкаләләре, 6 китабы барлыгын ассызыклады.

«Сәгадәт Чагатай әтисе, язучы Гаяз Исхакый, ире профессор Таһир Чагатай исемнәрен һәм алар туган Ватаннарының исемен яшәтү өчен зур көч куя. Барысының исемнәрен берләштергән вакыф кора. Сәгадәт Чагатай фәнни әсәрләре, үрнәк гамәлләре, корган вакфы белән хәзер дә арабызда. Аны олылау, вакфын яшәтү һәркайсыбызның бурычыдыр», - диде.

Шулай ук очрашуда катнашучыларга галим Зәки Вәлиди-Тоганның кызы Исәнбикә Тоган, сәясәт эшлеклесе Садри Максудиның оныгы Гөнул Полтарның сәламнәрен җиткерде.

Сәгадәт Чагатайның шәхсән үзен күргән, аның белән аралашкан Түләй ханым вакыф эшчәнлегенә кагылышлы чыгыш ясады. Вакыфның, Сәгадәт ханымның 8 ел дәвамында куйган зур тырышлыкларыннан соң, 1988 елда корылуын әйтте. Вакыф тарафыннан 300 дән артык кешегә гыйлем туплауда ярдәм итү йөзеннән стипендия бирелүен, бу эшнең хәзер дә дәвам иттерелүен әйтте. Шулай ук Гаяз Исхакый мирасының Казанга кайтарылуын искә алды.

«Сәгадәт ханым шул кадәр мөтәвәзә, ягъни тыйнак инсан иде, хәтта вакыф исеменә үз атын кертмәде. Үзе дә, ире дә югары дәрәҗәле, атаклы профессорлар иде, бөтен гомерләрен фәнгә багышладылар», - диде, Түләй ханым.

Чарада вакыф җитәкчесе Түлай Дуран, тарихчы Өмәр Өзҗан, Анкараның Гази университеты профессоры, язучы, «Сөен Бикә» китабы авторы Хикмәт Доган, Анкара Һаҗи Бәйрәм Вәли университетыннан доцент доктор Мәшкүрә Елмаз, Түмән Сомунҗууглы, Төрек дөньясы парлемент берлегеннән доктор Сөләйман Карахан, элекеге дәүләт хезмәткәре Айһан Көчекаслан, Әнкарада татар дин әһелләре мирасын өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе Илъяс Мифтахов һәм башкалар катнашты.

Башка галимнәр Гаяз Исхакыйга, Сәгадәт Чагатайга кагылышлы хатирәләрен уртаклаштылар. Соңыннан катнашучыларга вакыф нәшер иткән « Профессор Доктор Сәгадәт Чагатайның басылган барлык мәкаләләре җыентыгы» (2 том), «Яшь Төркистан»нан сайланган мәкаләләр» (2 том) китаплары таратылды.

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100