news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталыннан айлык түләүләрне гаиләдәге теләсә кайсы балага алырга мөмкин булачак

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталына бәйле яңа карар проектын эшләгән. Анда аңлатылганча, ана капиталыннан акчаларны айлык түләүләр сыйфатында гаиләдәге өч яше тулмаган балага тотарга була, баланың ничәнче булып тууы мөһим түгел. Документ җәмәгатьчелек фикер алышуларына тәкъдим ителгән. «Российская газета» шул турыда яза.

Хәзерге вакытта ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне гаиләдә икенче балага гына алырга мөмкин. Акча балага 3 яшь тулганчы түләнә. Хезмәт министрлыгында «Российская газета»га ачыклык кертүләренчә, карар проекты универсаль пособие турындагы закон проекты нигезләмәләрен үтәү йөзеннән эшләнгән. Ул Дәүләт Думасында беренче укылышны узган.

«Закон проекты нормалары нигезендә, баланың ничәнче булып тууына карамастан, һәм гаиләнең мохтаҗлыгы комплекслы бәяләнмичә генә, керемнәре 2 яшәү минимумына кадәр булган гаиләләрнең ана капиталы акчаларын куллану мөмкинлеге барлыкка киләчәк», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Айлык пособие күләме бала өчен билгеләнгән бер яшәү минимумын тәшкил итәчәк. Ана капиталыннан түләүләрне универсаль пособие белән бергә алырга мөмкин булачак. Аны 2023 елдан түли башлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100