Амур өлкәсе һәм Татарстан хезмәттәшлек турында килешүгә кул куярга планлаштыра
Амур өлкәсе һәм Татарстан хезмәттәшлек турында килешүгә кул куярга планлаштыра
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Бүген кич белән Казанга Амур өлкәсе губернаторы Леонид Коротков җитәкчелегендә рәсми делегация килә. Бу хакта бүген ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов Амур өлкәсе губернаторына “ТРның социаль-икътисади үсеше турында” доклад тәкъдим итәчәк. Шулай ук индикатив идарә итү системасын тәкъдир итү булачак, аны ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади-социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева тәкъдим итәчәк. Амур өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хакимияте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла. 15 гыйнварда Амур өлкәсе делегациясе әгъзаларының ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда икътисади хезмәттәшлек өстенлекләре турында эшлекле әңгәмә, шулай ук ТР Дәүләт заказы агентлыгы сайтын тәкъдир итү була.