news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Америкада 21 яшьлек ир-ат Ак йорт янында төнге атыш оештырган

АКШта 21 яшьлек ир-ат Ак йорт янында төнге атыш оештырган. Бу хакта ТАСС яза.

Төнлә 21 яшьлек кара тәнле ир-ат Ак йорт янында кимендә өч тапкыр аткан, дип хәбәр ителә. АКШ яшерен хезмәте җинаятьчегә җавап утын ача, шуннан соң ул хастаханәдә үлә.

Атучыдан тыш очраклы үтеп баручы яраланган. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә хастаханәдә ята. АКШ Президенты һәм башка сакланучы затлар зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot