news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америка фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваны Олимпиада медален озак көтүдә гаепләде

Америка фигуралы шуучысы Алекса Книрим 2022 елгы Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваның белдерүен шәрехләде. Камилә Россия җыелмасының барлык халыкара турнирлардан читләштерелүенә карата канәгатьсезлек белдергән иде.

«Кызганыч, миңа үземнең Олимпия медалемне әле һаман көтәргә туры килә», - дип язган фигуралы шуучы социаль челтәрдә.

Шунысын да искәртик: Халыкара Олимпия комитеты Вәлиеваның допинг куллану ихтималы турындагы эш төгәлләнгәнче команда турнирында Олимпиада медальләрен тапшырмаска карар кылган иде. Россия җыелмасы ярышларда – беренче, АКШ икенче урынны яулады.

Вәлиеваның пробасына бәйле җәнҗал аркасында Олимпиадада фигуралы шуучыларны бүләкләмәделәр, спортчыларга медальләр Камилә эше буенча тикшерү төгәлләнгәннән соң тапшырылачак, дип игълан иттеләр. Ярышларның нәтиҗәләрен рәсми рәвештә танымадылар. Хәзерге вакытта әлеге эшне тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100