Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Алтын битлек» фестиваленең төбәк бәйгеләре дәвам итә
«Алтын битлек» фестиваленең төбәк бәйгеләре дәвам итә
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Татарстанның Буа районында балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының «Алтын битлек» дип исемләнгән дүртенче Республика фестиваленең чираттагы сайлап алу туры булды. Анда Апас, Яшел Үзән, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан яшь талантлар коллективлары ярышты. Алар район бәйгеләрендә җиңеп чыккан бер сәхнә әсәрен тәкъдим итте.
Катнашучылар тарафыннан шактый көчле әсәрләр тәкъдим ителде. Жюри аларның барысын да карап чыкканнан соң, барысына да югары бәя бирде. Иң яхшылар исемлегенә Яшел Үзәннән ике коллектив һәм әлеге районның Нурлат авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар төркеме кертелде.
Төбәкләрдә узачак әлеге ярышларның чираттагысы 25-27 февральдә Кукмарада була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз