Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алтайда Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең семинары һәм конференциясе узган
2-4 октябрьдә Алтай Республикасының Таулы Алтай шәһәрендә Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең уку семинары һәм чираттан тыш конференциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуга илнең 45 төбәгенннән татар автономияләре җитәкчеләре килгән. Чараның төп максаты – тәҗрибә алмашу, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм милли-мәдәни автономияләрнең Россиянең милләтара татулыгын һәм бердәмлеген ныгытудагы роле турында фикер алышу. Программа барышында катнашучылар татар автономияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләште, «Россия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономиянең роле һәм урыны» түгәрәк өстәлендә катнашты, шулай ук Алтай Республикасының бай мәдәни мирасы белән танышты.
Мондый очрашулар халыклар арасындагы дуслыкны ныгытырга, үзара аңлашуны арттырырга һәм ил файдасына башкарган бердәм эшчәнлекне үстерергә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз