news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алсуыбызны югалттык – “Ватаным Татарстан”лылар

Каләмдәшебез Алсу Хәсәнованың йөрәге тибүдән туктаган...

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). “Кичә кич редакциябезгә кайгылы хәбәр җиткерделәр: каләмдәшебез Алсу Хәсәнованың йөрәге тибүдән туктаган. “Ватаным Татарстан”ның иң көчле каләм ияләреннән булган хезмәттәшебез яман чирне җиңә алмады. Барыбыз да ахырга кадәр өметләнгән идек, әмма...” - дип яза республиканың үзәк газетасы бүгенге 62 нче санында.

Бәла көтелмәгәндә генә килә. Алсу гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң, барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. Һәр иртәбез: “Алсуның хәле ничек икән?” – дигән сүзләрдән башланды. Әле соңгы көннәрдә дә күпләр аны шат-матур итеп төшендә күргән булып чыкты. Яхшыга юрарга, үзебезне өметләндерергә тырыштык. Тик...

Үзен һич аямыйча, ашыга-ашыга эшләде ул: бер сәфәрдән кайтуга икенчесенә чыгып китәргә әзер иде. Шулай бер-бер¬сенә ялганып киткән сәфәрләре шактый күп булды. Күрәсең, әйтеп-язып калырга, үзенчә дөньяны камилләштерергә ашыккан. Кияүгә чыккач, Алсу Хәсәнова Алсу Булутка әйләнде. Фамилиясе үзгәрсә дә, холык-фигыле, эшкә мөнәсәбәте үзгәрмәде аның. Яраткан һөнәре барыбер беренче урында калды, сәфәрләргә элеккечә еш чыкты. Рәхмәт яугыры, ире Ләвәнт хәләл җефетен аңлый белде, ярдәмчесе-киңәшчесе булды.

Ул куркыныч авыруга каршы бер елга якын көрәште. Һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Республика җитәкчелеге, аерым алганда, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Германиягә дә барып кайтты Алсу. Дәвалауга Татарстанның иҗат-сәнгать оешмалары да өлеш кертте. Журналист халкы, газетабыз укучылары да аның язмышына, сәламәтлегенә битараф калмады. Алсу үзе дә сер бирмәскә, гадәттәгечә эшләргә, үзен, якыннарын, безне дә өметләндерергә тырышты. “Барыбер те¬реләм мин, Алла боерса”, – дия-дия, чир белән көрәште. Әле 23 февральдә егет¬ләрне биетеп-җырлатып күңел ачтырды. 8нче март бәйрәмендә дә бергәләп бәйрәм иттек. Анда Алсу да бар иде. Хезмәттәшләре янәшәсендә ял итеп, күңел ачып, соңгы утыруы булган икән. Әле март аенда гына аңа 37 яшь тулган иде. Нишлисең инде, җыяр ризыгың бетсә...

Алсуыбызның урыны җәннәттә булсын. Әнисе Миңзифа апага, әтисе Хәмит абыйга, кыз туганнары Лилия белән Әлфиягә генә түгел, ире Ләвәнткә дә бик кыен. Ходай сабырлыклар бирсен сезгә. Барыбыз да Аллаһыдан киләбез, Аллаһыга әйләнеп кайтачакбыз. Аллаһы Тәгаләнең җәннәт бакчаларында күрешергә язсын.

“ВТ” газетасы редакциясе әнә шундый язма урнаштырган. Тормышка гашыйк Алсу турында хәтирәләр аны күреп белгәннәрнең күңел түрендә, күп санлы язмалары, "Ватаным Татарстан"ның "Йолдызлар ышыгында" проекты кысаларында моннан 2 ел чамасы элек мәшһүр җырчыбыз Зөһрә ханым Сәхәбиева белән парлап җырлаган нәфис тавышы Интернетта да саклана.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар телендәге мәгълүмат редакциясе дә милләттәш каләмдәшебезнең туганнары, якыннары җилкәсенә төшкән авыр кайгыны уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100