Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алсу Мифтахова “Мәҗбүри медицина иминияте фонды” дәүләт учреждениесе директоры итеп билгеләнде
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Мәҗбүри медицина иминияте фонды коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Алсу Мифтахова “ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды” дәүләт учреждениесенең башкаручы директоры итеп билгеләнде. Фонд коллективына яңа җитәкчене ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Фондны 2004 елдан бирле җитәкләгән Исмәгыйль Низамов ТР сәламәтлек саклау системасында эшләргә калачак.
Илдар Халиков Исмәгыйль Низамовка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт белдерде һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды. ТР Хөкүмәте башлыгы Исмәгыйль Ризатдин улының зур тәҗрибәсе республика сәламәтлек саклау системасында кулланылачагына ышаныч белдерде.
ТР Премьер-министры Алсу Мифтаховага яңа эшендә уңышлар теләде һәм профессиональ коллектив белән бергә аның фондның әйдәп баручы позицияләрен саклый алачагына өмет белдерде.
“Сез һәрвакыт безнең ярдәмгә исәп тота аласыз. Чын күңелдән котлыйм һәм уңышлар телим”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Исмәгыйль Низамов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, фонд эшчәнлек алып барган чорда сәламәтлек саклау системасында зур реформа үткәрелгән. Фондта тырыш коллектив тупланган. Медицина учреждениеләренә тотрыклы финанс ярдәме күрсәтелгән. Хәзер үзгәртеп коруның чираттагы этабы көтелә, Исмәгыйль Низамов Алсу Мифтаховага аны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
“Миңа күрсәткән ышанычы өчен – республика җитәкчелегенә, ярдәм кулы сузганы өчен ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Медицина иминияте алдында зур бурычлар тора. Татарстан әлеге өлкәдә әйдәп баручылардан санала һәм без фонд коллективы белән ирешелгәннәрне саклап калырга һәм алга барырга тырышабыз”, - дип белдерде Алсу Мифтахова.
Айрат Фәррахов соңгы 3-4 елда сәламәтлек саклау системасында зур үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Мәҗбүри медицина иминияте фондының көйле эшләве нәтиҗәсендә Татарстанда медицина учреждениеләрен финанслауда тотрыклы эшләүче система булдырылды. Россиянең башка төбәкләре әлеге өлкәдә республика тәҗрибәсен үзләштерә. Министр ТР Мәҗбүри медицина иминияте фондының әйдәп баручы позицияләрне саклап калачагына ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз