Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт аш-су блогеры федераль телевидениеда пешекчеләр ярышы финалисты булды
Әлмәттән Алиса Полевская телевидениедә пешекчеләр ярышы финалисты булды һәм танылган Константин Ивлев һәм Ренат Әгъзамов белән танышты.
Алиса сүзләренчә, Константин Ивлев һәм Ренат Әгъзамов бик сөйкемле һәм йомшак кешеләр, алар катнашучыларга һәртөрле ярдәм күрсәтәләр һәм хөрмәт итәләр. Ә кычкырулар һәм агрессия усал пешекче образын тудырыр өчен генә кирәк икән. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук Алисаны студиядәге камералар саны да шаккатырган:
-Алар бөтен җирдә иде: өстән, астан, һәркемнең үзенеке. Камералар йөрде, очты. Аларның саны иллегә якынлашты, мөгаен. Мондый шартларда күптән белгән нәрсәләреңне дә онытырга мөмкин, тик жюри бәяләгәнчә, минем ризык иң тәмлесе булды! Мин моны үзем белештермим дә, куллар үзләре эшләгән кебек.
Аны шулай ук федераль дәрәҗәдәге телевизион мәйданчык та таң калдырган. Алиса сүзләре буенча, анда бик күп кеше эшли. Берсе гример бүлмәсенә кадәр озата, икенчесе каршы ала, өченчесе микрофонны беркетә, дүртенчесе аны төшерә, бишенчесе – чәчләрне ясый, алтынчысы - макияжны һ.б. төзәтә.
-Беләсезме, минем Әлмәттән икәнемне белгәч, Ивлев «Нефть алып килмәдеңме?» – дип сорады. «Икенче килгәндә алып киләм», - дип җавап биргән Алиса.
Хәзер ул «Адская кухня»га эләгергә хыяллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз