news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә хәйрия фестивале була

Әлмәттә хәйрия фестивале була
"Әлмәт таңнары"

Әлмәттә 8-10 декабрьдә драма театры бинасында «Снежность» ХІХ балалар хәйрия театраль фестивале узачак. Чара эшмәкәр һәм меценат Андрей Комаров ярдәме белән үткәрелә.

Быел фестиваль җиде шәһәрдә уза: Первоуральск, Екатеринбург, Чиләбе, Озерск, Әлмәт, һәм беренче тапкыр – Ижевск һәм Петропавловск-Камчаткада. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Әлмәт сәхнәсендә Мәскәү курчак театры, Чаллы татар драма театры һәм Ульяновск курчак театры чыгыш ясаячак.

Бүген, 8 декабрьдә балалар нәшриятлары катнашында китап ярминкәсе узачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100