news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә торба урлаган билгесез кешеләр туфракка 4,5 миллион сумлык зыян китергән

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре административ хокук бозу турында беркетмә төзегән.

Инспекторлар Әлмәт заводларының берсе территориясендә законсыз җир эшләрен булдырмый калган. Туфракка китерелгән зыян 4,5 миллион сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә. 

Бу 1707 кв. м мәйданда туфракның уңдырышлы катламын юк итүгә китергән. Зыянның гомуми суммасы 4 млн. 438 мең сум тәшкил иткән. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге тарафыннан  җинаять эше кузгатылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100