news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә рус телле тәрбиячеләр балаларны татар теленә өйрәтүдә көч сынашты

Әлмәттә «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» конкурсының муниципаль этабы узды.

Мария Кашина белеме буенча тарихчы һәм һөнәре буенча педагог. Ул 56нчы балалар бакчасы тәрбиячесе. 13 ел стажының ун елын ул мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшли. Мария рус телендә сөйләшә, милләте буенча чуваш кызы, балаларны татар теленә өйрәтә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Педагог һәм бала һәрвакыт бергә эшлиләр. Алар миңа нәрсәдер өйрәтәләр, мин аларны нәрсәдер өйрәтәм. Бездә бары тик шулай гына», - диде Мария Кашина.

Мариянең 12 хезмәттәше, аның кебек үк, «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» республика конкурсында катнаша. Аны беренче тапкыр 2016 елда үткәрделәр. 6 ел дәвамында бәйгене Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Арча педагогика көллияте тормышка ашыра.

«Безнең педагоглар ел саен, республика конкурсы уздырылганда, җиңүчеләр арасында булды. Алар 46, 22, 54нче балалар бакчаларында эшли», - дип хәбәр итте Әлмәт иуниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сирина Җиһаншина.

Конкурс муниципаль һәм республика этапларыннан тора. Җиңүчеләр финалга узачак, ул 2 декабрьдә Арчада уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100