news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен эш урыннары ярминкәсе була

6 октябрьдә иртәнге сәгать 10да Әлмәттә пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Шулай ук барлык теләүчеләр дә чакырыла. Бу хакта Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә. 

Килүчеләргә кастелянша, каравылчы, кече тәрбияче, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, кухня эшчесе, сатучы, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, юл эшчесе, слесарь-сантехник, бораулаучы ярдәмчесе һ. б. вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә мәшгульлек үзәгендә (Герцен урамы, 86А) адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: 32-34-95.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100