news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә өлкән яшьтәгеләрне «Автобабай - 2022» бәйгесендә катнашырга чакыралар

29 сентябрьдә Әлмәттә өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай - 2022» шәһәр машина йөртү осталыгы конкурсы була. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Конкурста катнашырга 60 яшькә җиткән ир–атлар һәм 55 яшькә җиткән, машина йөртү таныклыгы булган хатын-кызлар чакырыла», – дигән хәбәрдә.

Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм Әлмәтнең «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсенең профилактика бүлеге тарафыннан үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 8-9196287878 (Әлмәт шәһәре, ЮХИДИИ Кабинеты, Совет ур., 220).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100