Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә моношәһәрләрне үстерү мәсьәләсе турында фикер алыштылар
22 июньдә «Татнефть» компетенцияләр үзәгендә түгәрәк өстәл узды, анда моношәһәрләрне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру принциплары турында фикер алыштылар. Шәһәр хакимияте Норильсктан делегация кабул итте. Очрашуның төп максаты булып, киләчәк шәһәрләрне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу торды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Без Әлмәт белән Норильск – икътисад һәм сәнәгать үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән ике шәһәр булу өлешендә күп уртаклыклар таптык. Шәһәрләр шактый яшь. Бүген ике шәһәр дә башкала булып тора: без-нефть башкаласы, Сез - дөньяның никель башкаласы. Сез бүген ничек үсеш аласыз, сез үз киләчәгегезне ничек планлаштырасыз – бу кызыклы уникаль тәҗрибә», – диде район башлыгы Тимур Нагуманов.
«Сезнең Норильскидан завод хезмәткәрләре өчен тулай торак түгел, ә чын шәһәр ясау теләгегез гаять зур. Аңлашыла, Норильск бездән аерылып тора. Безгә башка шәһәрләрне үстерү тәҗрибәсе бик кызыклы», - диде ул.
Шулай ук Тимур Дмитриевич Әлмәт шәһәрнең актив үсешенә юнәлеш тота, дип билгеләп үтте. Норильсктагы хезмәттәшләр тәҗрибәсе охшаш хәлләр күз алдында аеруча кыйммәтле: шәһәр барлыкка китерүче предприятие - төп инвестор.
Моношәһәрләрдә территориаль үсешнең җирле институтларын булдыру тәҗрибәсе белән «Норильский никель»ның социаль сәясәт департаменты директоры Игорь Сухотин уртаклашты. Норильскида шәһәрне үстерү буенча күпсанлы һәм киңкүләмле чаралар гамәлгә ашырыла һәм планлаштырыла. Территорияләрне үстерү институтының максаты-тормыш сыйфатын күтәрү һәм сервис икътисадын алга таба үстерү өчен инфраструктура булдыру.
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин Әлмәтнең социаль үсешендә компаниянең роле турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз