Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр
Әлмәт муниципаль районының «Нефтьче» мәдәният сараенда медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Зур концерт программасы һәм алар адресына бик күп җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов районның медицина хезмәткәрләрен котлады. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Безнең районда табиблар һәрвакыт үз эшләренең сыйфаты белән аерылып торды. Бик зур рәхмәт сезгә. Безнең сәламәтлек саклау тармагы елдан-ел үсә. Бернәрсә дә сезнең хезмәтегезне алыштыра алмый», - диде район башлыгы.
Бүгенге көндә районда 3665 медицина хезмәткәре эшли. Алар барысы да үз эшләренең осталары, профессионаллар. Иң яхшыларын бәйрәмдә дә котладылар.
Сәламәтлек саклау ветераннарына аерым игътибар бирелде. Чөнки бүгенге чара - ул кадерле ветераннарыбызга тагын бер тапкыр җылы сүзләр әйтергә менә дигән форсат.
Бәйрәм район коллективларының концерт программасы белән дәвам итте. Алар тантана сәбәпчеләрен күңелле җырлар һәм дәртле биюләр белән сөендерделәр.
Медицина хезмәткәренең һөнәри бәйрәменең үзенчәлеге шунда ки, медицина хезмәткәрләренең күбесе аны эш урыннарында каршы ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз