news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә мәдрәсә бинасы төзекләндерелде

Әлмәттә мәдрәсә бинасы төзекләндерелде
Фото: "Әлмәт таңнары" газетасы

Әлмәттә мәдрәсә бинасы төзекләндерелде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзүчегә объектның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирү турында хәбәр итте.

Элеккеге административ корпус бинасында уку сыйныфлары, каллиграфия кабинеты һәм шамаильләр җитештерү остаханәсе, китапханә, тавыш яздыру өчен бина, тренажер залы, лекцияләр залы һәм башкалар булдырылды. Өченче катта йокы блогын урнаштырганнар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot