news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Корбан гаете намазы шәһәр стадионында укылачак

Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазы 9 июльдә Әлмәтнең шәһәр стадионында узачак. Ул Белоглазов урамында урнашкан. Намаз уку урыны үзәк мәчеттә төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле күчерелгән. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында сөйләде.

«Инде икенче ел рәттән без монда бәйрәм намазын уздырабыз: урын бик уңышлы, яхшы, уңайлы, һава торышы да мөмкинлек бирә. 4.00 сәгатьтә Коръән уку һәм дога кылу, 4.20дә – бәйрәм котлаулары, 4.25тә – бәйрәм вәгазе, 4.40та – бәйрәм намазы башлана», – дип хәбәр итте шәһәр мэры.

Шәһәрнең сусаклагычы каршындагы экстрим-парк янындагы мәйданда корбан чалу өчен бердәнбер мәйданчык оештырылачак. Ул ике көн – 9 һәм 10 июльдә эшләячәк. Традиция буенча Корбан гаете өчен тәкә, дөя яки сыер корбан итәргә мөмкин. «Шул ук вакытта корбан итенең, беренче чиратта, сәдака өчен, якыннар һәм дусларны сыйлау өчен булуын аңлау мөһим», – дип искәртте муниципалитет җитәкчесе.

Моннан тыш, 10 июльдә үзәк паркта Корбан гаетенең гаилә бәйрәме буларак чаралары узачак: балалар уеннары оештырыла һәм пылау белән сыйлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100