news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә биш катлы йорттагы фатирга ут төрткәннәр, зыян күрүче бар

Әлмәттә биш катлы йорттагы фатирга ут төрткәннәр, зыян күрүче бар
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе

Әлмәттә Риза Фәхретдин урамындагы 46а номерлы коридор тибындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе мәгълүматларына караганда, фатирларның берсендә йорт җиһазлары, шулай ук подъездда дүртенче каттагы тамбур ишеге янган. Янгынның гомуми мәйданы 16 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр дүртенче каттагы фатирдан 38 яшьлек ир-атны коткарган. Аны «яну продуктлары белән агулану» диагнозы белән амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

Коткаручылар дүртенче һәм бишенче каттан баскыч ярдәмендә 15 кешене, шул исәптән ике баланы алып чыккан. Алар зыян күрмәгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, фатирга ут төрткәннәр. Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре утның ике урыннан чыкканын ачыклаган.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе

news_right_1
news_right_2
news_bot