Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәтнең «Алсу» микрорайонында гомуми практика табибы офисы ачылды
Әлмәтнең «Алсу» микрорайонында тантаналы рәвештә педиатр кабинеты булган гомуми практика табибы офисы ачылды. Офиста өлкәннәр бүлегендә 4277 кешегә, 2600дән артык балага хезмәт күрсәтү өчен ике участок эшләячәк.
Медицина комплексы хезмәткәрләре амбулатор шартларда беренчел медицина-санитария ярдәме, профилактик медицина тикшерүләре һәм гаилә терапиясе күрсәтергә әзер. Алар шулай ук рецептлар язалар, диспансерлаштыру, лаборатория тикшерүенә кан алу, ЭКГ, белешмәләр алу һәм вакытлыча эшкә яраксызлык экспертизасы үткәрәләр. бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Тантаналы чарада район башлыгы Тимур Нагуманов һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашты. Проект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында беренчел медицина ярдәмен үстерү өчен гамәлгә ашырылды.
Символик ачкычны тантаналы рәвештә Әлмәт үзәк район хастаханәсе баш табибы Вера Головинага тапшырдылар. Үз чиратында, ул медицина үзәге хезмәткәрләре халык сәламәтлеге өчен эшләячәкләр дип ышандырды.
На правах рекламы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз