Әлмәттә Экспозиция белән картиналар галереясында агач, гипс һәм бронза сыннары күргәзмәсе эшли.
Агач, гипс, бронза - Казанның яшь авторлары сын ясаган материалларның бер өлеше генә. Әлеге команда кулындагы һәр материал «җанлана». Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Скульпторлар агач – иң матур материалларның берсе, дип саный. Еш кына ул авторга үз формасы белән идеясен үзе сөйли, ә аның текстурасы табигатьтән бик матур. Әмма бронза белән эш күпкә авыррак.
Күргәзмә Казанда һәм Яшел Үзәндә узган инде. Әлмәт картиналар галереясендә экспозиция 20 августка кадәр эшләячәк.