news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтлеләр сугыш тактикасы һәм беспилотниклар белән идарә итү буенча укый башлады

Әлмәтлеләр сугыш тактикасы һәм беспилотниклар белән идарә итү буенча укый башлады
"Әлмәт таңнары"

Әлмәттә теләге булганнарның беренче төркеме сугышны алып бару тактикасы, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү тактикасы буенча укуга кереште.

Курслар ДОСААФ базасында үткәрелә. Биредә барлык теләүчеләр канны ничек туктатырга һәм жгутны дөрес куярга өйрәтәләр. Дәресләрне волонтер-медиклар, спецназ вәкилләре, шулай ук Украинадагы хәрби махсус операция зонасында булганнар үткәрә. Бу турыда «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Инструкторлар катнашучыларны төрле вазгыятьләргә әзерли. Әйтик, үз-үзеңә дөрес итеп жгут куярга, нинди жгутлар булуын, ут сызыгыннан сугышчыларны ничек алып чыгарга — кайсы яктан аңа якын килергә, ничек беркетергә һәм чыгарырга», — дип хәбәр итәләр администрациядән.

Курслар 10 көн дәвам итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100