news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча халыкара турнирда бронза яулады

Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча халыкара турнирда бронза яулады
Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе

Әлмәт спортчысы, олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ильяс Зиннуров халыкара турнирда 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр иткәнчә, Ингушетия Республикасы Назрань шәһәрендә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россия Герое Алихан Калимов истәлегенә халыкара турнир узды.

Спортчы тренерлар Эдуард Гаджиев, Эдуард Джанвелян, Данил Корнилов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100