news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт педагогы республика конкурсында җиңде

Әлмәт педагогы республика конкурсында җиңде
Әлмәт политехника техникумы

Татарстан һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең «Һөнәри белем бирүгә цифрлы ярдәм» дип аталган авторлык эшләнмәләренең республика конкурсы үткәрелде.

Анда Әлмәт политехника техникумыннан тарих, җәмгыять белеме һәм фәлсәфә укытучысы Людмила Борзилова  катнашты. Ул «педагогның шәхси сайты» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Бу педагогның бердәнбер җиңүе түгел. Ел саен ул халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында 1 урынны били. Ул - техникумда студентларның иң яраткан укытучыларының берсе», диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100