news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт мэры Тимур Нагуманов эшкә велосипедка утырып килде

Әлмәт мэры Тимур Нагуманов эшкә велосипедка утырып килде
Әлмәт мэриясе

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «Эшкә - велосипедта» халыкара акциясенә кушылды һәм, һава торышы начар булуга да карамастан, эшенә ике тәгәрмәчле транспортта барды. Җитәкче Әлмәттә яшәүче һәркемне актив яшәү рәвешенә кушылырга чакырды.

«Теләсә нинди һава торышында да иң яхшы транспорт төре! – дип искәртте Нагуманов. – Акция беренче ел гына үткәрелми һәм яңа форматта уза. Безнең шәһәрнең инфраструктурасы бик яхшы. Нәтиҗәдә, «бөкеләргә» эләкмичә, теләсә кайсы урынга машинадан да тизрәк барып җитәргә мөмкин».

Нагуманов күзәтүләре буенча, акциягә күп кеше кушылган. Алар арасында балалар поликлиникасының мөдир җитәкчелегендәге яшь белгечләре, предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һ.б. бар, алар флаг тотып велосипедта җилдерә.

«Болар барысы да моның тере тарих икәнлеге хакында сөйли һәм без аны кабатлаячакбыз», - дип өстәде мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100