news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алма арзаная төште

Ә кәбестә, суган һәм кишер кыйммәтләнә

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Пасха бәйрәме уңаеннан йомыркага сорау зур булу сәбәпле, узган атнада Казанның сәүдә нокталарында бу төр продуктның бәясе тагын 3 процентка күтәрелгән. Башка төр туклану продуктларыннан кайбер төр яшелчәләр кыйммәтләнүен дәвам иткән. Кәбестә, башлы суган һәм кишер бәяләре 1,2-2 процентка күтәрелгән. Бәрәңге, киресенчә, 0,3 процентка арзаная төшкән. Җиләк-җимеш арасында алма бәясенең 2,6 процентка төшүе күзгә ташлана.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, узган атнада бодай оны -3,5 процентка, шикәр комы-2,5 процентка, токмач-1,6 процентка, көнбагыш мае, майлы эремчек, катырылган балык та - 0,4-0,7 процентка арзаная төшкән. Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалалары белән чагыштырганда, Казанда сыер ите, каймак, стерильләштерелгән сөт, ярым ысланган казылык, тавык ите, катырылган балык, атланмай, сыр, йомырка, бодай оны, 1-2 сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк, токмач, бәрәңге, кәбестә, башлы суган, кишер һәм алмага түбән бәяләр саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot