Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлкинең Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме мәйданында соңгы әзерлек эшләре бара
Әлки районында мондый киң колачлы чара беренче тапкыр үткәреләдер. Чуваш халык бәйрәме Уявка мәдәният сөюче кунаклар Россиянең төрле почмакларыннан җыелачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россиянең сигез төбәге губернаторы, күренекле сәясәт һәм мәдәният эшлеклеләре килер дип тә көтелә. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Элекке елларда да Уяв Әлки җирлегендә киң колач белән, шул ук вакытта бәйрәмгә килгән һәр кеше үзен өйдәгечә рәхәт хис итәрдәй уңайлыклар белән үткәрелде. Чуваш эстрадасы аристларының чыгышлары, катамараннарда йөрү үзе генә дә ни тора. Өстәвенә, бушка туңдырма һәм эчемлекләр таратыла, яшел каен ботаклары белән бизәлгән чуваш милли йортларында истәлеккә фотога төшәргә, коенырга, агач басмадан елгага сикерергә мөмкин.
Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән Уяв быел Россиякүләм бәйрәмгә әйләнәчәк. Монда, билгеле, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның, «Звениговский» ит комбинаты иганәчесе Иван Казанковның өлеше зур. Һичшиксез, мондый чара үткәрүдәге зур җаваплылык район һәм аның җитәкчеләре иңенә төште.
«Бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын илләрдән 10 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Санаулы айлар эчендә бушлыкта парк өлеше, ресторан-кунакханәләре, ныгытмасы, милли йортлары булган зур шәһәрчек калкып чыкты. Мондый югарылыкта үткәрелүче бәйрәмнәр сирәк була», - диде оештыру комитеты утырышында район башлыгы Александр Никошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз