Әлки районының 105нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре «Яшь имәннәр» сәламәтләндерү лагерында өйрәнүләр үткәрде.
Әлеге дәресләр барышында балалар янгын чыгу яисә башка гадәттән тыш хәл килеп туганда ничек эш итәргә кирәклеге турында белемнәрен ныгытты. Шул максатны күздә тотып, өйрәнүләр дә үтте. Балалар исә барысын да «бишлегә» башкарып чыкты. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов фикеренчә, әлеге чара гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, балалар югалып калмасын, дөрес эш итә белсен өчен үткәрелә.