Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында эт тешләгән 27 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән
Әлки районында санитар-эпидемиологиягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы иясез этләргә карата чаралар күрү мәсьәләсен тикшерде. «Әлки хәбәрләре» сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова быел этләрдән, мәчеләрдән зыян күрүчеләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артты, дигән мәгълүмат белән таныштырды. 2022 елда эт тешләгән 27 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Без беләбез, бу сан күпкә югары. Кайберәүләр эт тешләгәч фельдшер пунктларына яисә хастаханәгә мөрәҗәгать итеп тә тормый.
Базарлы Матакта 11 кешене эт тешләгән. Алар барысы да медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткәннәр. Кечкенә генә Татар Мулла авылында өч кешегә этләр ташланган. Аларның да җәрәхәтләрен медицина хезмәткәрләре эшкәрткән. Тагын Юхмачы, Салман, Иске Кората, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә икешәр кеше эт тешләүдән зыян күргән. Әлеге авыл җирлекләре башлыклары комиссия утырышына чакырылганнар иде.
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин үзләрендәге эт тешләүдән зыян күрүчеләр турында беренче тапкыр ишетәм ди. Медицина хезмәткәрләре исә, кеше сәламәтлегенә кагылышлы мәгълүматны сер итеп саклыйбыз, шуңа авыл җирлегендә белми калырга да мөмкиннәр, диләр.
Иреккә этләрен чыгарып җибәргән кешеләргә карата чараны кырыслату сорала. Бу мәсьәләдә комиссиядә катнашучылар да бер фикердә иделәр. Дөрес, урамда караучысыз этен, терлеген йөртүчеләргә административ штрафлар болай да каралган. Тик һәр этнең маңгаена кемнеке булуы турында язылмаган бит. Урамда күбрәк иясез этләр йөри. Бу очракта бердәнбер юл ул махсус бригада чакырту.
Быел республикада урамда йөргән этләрне тоту өчен 70 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ел башыннан 6732 әлеге җан иясе тотылган. Бу алдагы елның шул чорыннан 1449 башка күбрәк.
Районда исә ел башыннан 209 этне тотып алып киткәннәр (былтыр 174 булган). Бу эшләр өчен Ульяновск өлкәсендәге бригадага 228700 сум субвенция бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз