news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Бөтенреспублика «Уяв» чуваш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара

Әлки районында Бөтенреспублика «Уяв» чуваш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара
"Әлки хәбәрләре"

10 июльдә Әлки районында Бөтенреспублика «Уяв» чуваш милли бәйрәме үткәрелә. Хәзер биредә әзерлек эшләре актив алып барыла. Ул эшләр белән махсус төзелгән республика һәм район комиссияләре җитәкчелек итә. Шушы көннәрдә район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде, аның эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. 

«Уяв» киң колачлы булып узачак, аңа 6 мең чамасы кунак көтелә. Мәскәү, Россиянең берничә өлкәсе һәм үзебезнең республика җитәкчеләре әлеге бәйрәмдә катнашырга теләк белдергәннәр. «Уяв»ка шулай ук күпсанлы иҗат коллективлары да киләчәк. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Александр Никошин мондый киң күләмле чараның безнең районда беренче тапкыр узуын билгеләп үтте. Шунлыктан чуваш халык бәйрәменә бик җентекләп әзерләнергә кирәклеген ассызыклады ул.

Комиссия утырышында кунакларны каршы алу, ашату, бәйрәм узасы мәйданны тиешенчә әзерләү кебек мәсьәләләр каралды. Районга әлеге бәйрәмне әзерләүдә республика тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелә. Шул ук вакытта төп чыгымнарны «Хузангай» җәмгыяте, Мари Эльдагы «Звениговский» предприятиесе үз өсләренә алырга әзер. 

Бәйрәм мәйданында нарат буралардан өйләр күтәрелде. Әлеге өйләр үзенчәлекле музейга әйләндерелә, аларда биредә яшәүче халыкларның йолалары, кәсепләре күрсәтеләчәк. Бәйрәмгә килүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен ике катлы кафе, кунак йорты да төзелеп килә. 

Янәшәдә генә күл казылган, аның тирә-ягы бик матур. Күлдә хәтта аккошлар йөзеп йөри. Шунда ук ял паркы булдырылган. Арырак исә зур кирмән төзелә. 

Бәйрәм узасы мәйданга зур сәхнә кайтарып урнаштырылган. Биредә тагын берничә кечерәк сәхнә булачак. Чөнки халык бәйрәмендә җәмгысе 900 артистны берләштергән иҗат коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.

«Уяв» бәйрәме узгач, бу корылмалар туристларны җәлеп итү өчен файдаланылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100