news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфель тапшырдылар

Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфель тапшырдылар
"Әлки хәбәрләре"

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында, Әлки районында  алдагы елларда беренче сыйныфка баручы күп балалы, аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк ителсә, соңгы елларда тәүге тапкыр укырга баручы барлык малай-кызларга тапшырыла башлады.

Узган атнада район мәдәниять йортында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциянең чираттагысы узды. Быел 182 бала беренче сыйныфка бара. Аларның күбесе әлеге тантанага чакырылган иде. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Мәктәп портфельләре тапшырылганчы район мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга әкият күрсәттеләр. Сабыйлар артистларга кушылып биеделәр, кул чаптылар, рәхәтләнеп бертавыштан алар сорауларына җавап бирделәр.

«Кадерле беренче сыйныф укучылары, мин сезне барыгызны да беренче Хәйрия бәйрәме белән котлыйм. Күрәм быел беренче тапкыр баручы балалар бик тәртиплеләр, олылар әйткәнне тыңлыйлар. Димәк, сез бик әйбәт укыячаксыз букчаларыгызда бишлеләр күп булачак. Иң мөһиме әйбәт, булдыклы, максатларга ирешүчән балалар булып үсегез. Мәктәпне тәмамлагач күңелегезгә якын һөнәрләр алып, районыбызга кайтып эшләсәгез иде. Сез безнең киләчәгебез!» – диде район җитәкчесе Александр Никошин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100