Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында бер ир-атның кыйммәтле чит ил машиналарына арест салынган
Әлки районында бер ир-атның кыйммәтле чит ил машиналарына – «Тойота Хайландер» һәм «Мерседес Бенц»ка арест салынган. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Ир-атның шактый зур күләмдә бурычы җыелган. Аның салым түләүләре буенча бурычы – 100 мең сумга кадәр җиткән. Шулай ук ул физик затка да 2,3 миллион сум күләмендәге әҗәтен тапшырырга теләмәгән. Аңа карата суд карарын мәҗбүри үтәтү буенча эш ачылган. Бурычлы ир-атка бу турыда хәбәр ителгән, аның каравы, ул әҗәтен түләргә ашыкмаган.
Суд приставлары ир-ат милкендә ике автомобиль – «Тойота Хайландер» һәм «Мерседес Бенц» булуын ачыклый. Бер машинаның кайда булуы тикшереп табылгач, пристав әҗәтне кайтарып алырга теләүче белән бергә аңа арест сала. Икенче автомобильгә – «Тойота Хайландер»га исә «Юл приставы» рейд чарасы кысасында арест салына. Нәтиҗәдә, бурычлының машиналары алына. Шуннан соң да эзәрлекләнүче ир-ат бурычларын түләргә ашыкмый.
Суд приставы мәхкәмә карарын мәҗбүри үтәтү буенча ачылган эш кысасында бәяләүче белгечне чакыра. Чөнки чит ил машинасын алга таба сату өчен базар бәясен ачыкларга кирәк була.
Машиналарына бәя куелачагы хәбәр ителүгә, әҗәтче бурычларның берсен – 111 000 сумны шундук түләп тә куя. Әмма 2 миллион сумнан артык бурычы аның әле һаман да түләнмәгән. Димәк, арест салынган милек алга таба сатылачак.
Әгәр дә әҗәтче әлеге бурычларын түләмәсә, ул автомобильләреннән колак кагачак. Аларны мәҗбүри сатачаклар, ә акчаны бурычны түләүгә тотачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз